Миңнеханов: Бу елга төп бурыч — торак төзелеше темпларын саклап калу
(Казан, 16 март, «Татар-информ»). Торак төзелеше темпларын саклап калу өчен, тизрәк төзүчеләр өчен кредитлар буенча процент ставкасын субсидияләү турында карар кабул итәргә кирәк. Бу турыда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия субъектларына социаль-икътисади ярдәм чаралары турындагы киңәшмәдә әйтте. Ул Россия Президенты Владимир Путин катнашында узды. Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, узган ел илдә рекордлы күләмдә торак гамәлгә кертелде. «Безнең республика да тарихта беренче тапкыр 3 млн квадрат метр чиген узды. Агымдагы елга төп бурыч — ирешелгән торак төзелеше темпларын саклап калу һәм аңа тотрыклы ихтыяҗ тәэмин итү», — диде Татарстан Президенты. Ул хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта элек башланган проектлар буенча аларны гамәлгә ашыру дәвам итә. «Әмма йорт салучылар әле керешмәгән яңа проектлар буенча кредитлау туктатылган. Шуңа бәйле рәвештә, төзүчеләрне проектта финанслау кысаларында кредитлар буенча процент ставкасын субсидияләү турында карарны мөмкин кадәр тизрәк кабул итүегезне сорыйбыз», — диде Рөстәм Миңнеханов.