8 дән 16 яшькә кадәрге балалар өчен яңа пособиеләрне май аенда түли башлыйлар
(Казан, 17 март, «Татар-информ»). Кереме аз булган гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар өчен түләүләрне май аенда бирә башлыйлар. Премьер-министр Михаил Мишустин Хөкүмәт утырышында шул хакта белдерде. «Ата-аналарга ярдәм күрсәтүне дәвам итү мөһим. Кереме аз булган гаиләләрдә үсүче 8 яшьтән алып 16 яшькә кадәрге балалар өчен түләүләрне май аенда бирә башлыйбыз. Алар 1 апрельдән исәпләнәчәк», — диде ул. Бу турыда РИА Новости яза. Мишустин ассызыклаганча, системаны мондый гаиләләргә тизрәк ярдәм итү өчен көйләргә кирәк. Кешеләрнең матди хәлен оператив рәвештә исәпкә алырга һәм, бигрәк тә, әти-әниләр эшен югалткан очракта, андыйларга дәүләт ярдәмен тиз арада күрсәтү мөмкинлеге каралачак. Балалар өчен яңа пособие билгеләү тәкъдимен Владимир Путин март башында әйтте. Сүз гаиләнең уртача керемен җан исәбенә бүлгәч, бер кешегә яшәү минимумыннан кимрәк сумма туры килә торган гаиләләр турында бара. Пособиенең күләме төрле. Ул төбәктә билгеләнгән яшәү минимумының 50, 75 яки 100 процентын тәшкил итәргә мөмкин. Якынча күләме — алты меңнән алып унике мең сумга кадәр, диелә хәбәрдә.