Йомырка һәм көнкүреш химиясенә бәя арту сәбәпле, Россия прокуратурасы тикшерү башлады
(Казан, 18 март, «Татар-информ», Павел Климчак). Тавык йомыркасына, берничә башка продуктка, шулай ук интернет-кибетләрдә сатыла торган көнкүреш химиясенә бәяләр арту сәбәпле, Россия Генераль прокуратурасы тикшерүләр оештырды. Бу товарларны җитештерүчеләр һәм тәэмин итүчеләр эшли торган төбәкләр прокурорларына бәяләрне күтәрүнең законлылыгын тикшерергә йөкләделәр. Нинди дә булса хокук бозулар ачыкланса, җавап бирү чаралары күреләчәк. Бу хакта ТАСС ведомствоның матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә. Азык, көнкүреш химиясе, гигиена чаралары һәм хайваннар өчен товарларга бәя кую мәсьәләсе Генпрокуратураның аерым контролендә тора. «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, РФ Генпрокуратурасы шикәр бәяләрен ясалма күтәрү буенча чарасын күрәчәк.