“Әхсән хатлары” китабы чыгуы уңаеннан язучылар белән очрашу узачак
30 март көнне 14.00 сәгатьтә “Әхсән хатлары” китабы чыгу уңаеннан, Әхсән Фәтхетдиновның чордашлары, сәнгать белгечләре, рәссамнар, язучылар катнашуыда очрашу узачак. (“Татмедиа”, 1 кат,брифинг-зал). “Әхсән хатлары” дигән китап Татарстан китап нәшриятендә дөнья күрде. Ул Татарстанның халык рәссамы Әхсән Фәтхетдиновның халык шагыйре Равил Фәйзуллинга язган хатларыннан тора. Әлеге хатларда Әхсән Фәтхетдиновның фәлсәфи-ихлас каләмле, киң карашлы публицист булуы күренә.