Актанышта чаңгы ярышында район башлыгы Энгель Фәттахов җиңгән
(Казан, 4 гыйнвар, «Татар-информ», « Актаныш », Ләйсән Газизова). Бүген Актаныш муниципаль районы хакимиятендә эшләүчеләр чаңгыда узышты. Дистанцияне беренче булып Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов урап килде. Ул I урынга лаек булды.
II урында башкарма комитетның социаль һәм агарту бүлеге башлыгы Назил Латыйпов, III урында Аяз Сәрвәров. Хатын-кызлар арасында I урында Земфира Хаҗиева, II урында Ойгөл Мирзашәрипова, III урында Айгөл Әхтәмова. Актанышта «Бүләк» чаңгы трассасы эшли, кичен дә яктыртылган чаңгы юлыннан шуарга була.
Башкарма комитетның спорт, туризм һәм яшьләр бүлеге җитәкчесе Ленис Вәлиев чаңгы ярышын ачып, катнашучыларга уңышлар теләде.
Район башлыгы Энгель Фәттахов чаңгыга басканнарны хупласа, чаңгы ярышын күзәтергә генә килгән хезмәткәрләрне шелтәләп алды. «Кешенең сәламәтлеге үзеннән тора, бердән, дөрес тукланырга, икенчедән, хәрәкәтләнергә кирәк. Барлык райондашларны — олысын-кечесен чаңгы юлына шуарга чакырам. Сәламәт булыйк», — диде ул.
Чаңгы спорты буенча аксакал остаз Галимҗан Мансуров чаңгыда шуучыларга алтын киңәшләрен әйтте. Чаңгыда шуу өчен махсус киемнән булу шарт, әллә ни кыйммәт булмаган куртка-чалбар бернинди салкында да өшетми. Шуганда авыз аша түгел, бары борын аша суларга киңәш ителә, борын белән сулау үпкәләрне, тын юлларын саклый, салкын һава җылынып керә, диде ул.