Чирмешәннең Түбән Кәминкә авылында киез итекле хоккей була
(Чирмешән, 7 гыйнвар, «Татар-информ», « Безнең Чирмешән », Кадрия Гамирова). Чирмешән районы мөхтәсибәте һәм мөхтәсибәт каршында оешкан «Нур» хәйрия фонды быел да киез итекле хоккей бәйгесе оештыра. Уеннар 8 гыйнварда иртәнге сәгать 8дә Түбән Кәминкә авылында хоккей мәйданчыгында башлана. «Сигез командадан гариза керде инде. Бәйге чыгымнарын «Нур» хәйрия фонды күтәрә», — ди район мөхтәсибе Рамил хәзрәт Ибраһимов .