Казанда муниципаль парковкалар яңа график буенча эшли башлады
(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ»). 10 гыйнвардан Казанда көннән муниципаль паркингларның эш режимы үзгәрде. Парковка өчен түләү эш көннәрендә 8:00 сәгатьтән 19:00 сәгатькә кадәр алына. Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә муниципаль парковкалар түләүсез эшли. Парковкада беренче 15 минут тору бушлай. Бу турыда Казан мэриясе хәбәр итте. Исегезгә төшерәбез, урам-юл челтәре буйлап муниципаль парковкалар якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә генә түгел, ә шимбә көннәрендә дә бушлай эшләячәк. Бүгенге көннән... Читать дальше...