Сотрудники 73 пожарно-спасательной части провели целевые проверки
В ходе проверки объектов грубых противопожарных нарушений не выявлено.
В ходе проверки объектов грубых противопожарных нарушений не выявлено.
Инцидент произошел во дворе поселка ГЭС.
Трагедия случилась в Тукаевском районе республики.
По словам спикера, бродячие собаки появляются из-за безответственности их владельцев, но представители местных органов власти не считают эту проблему приоритетной.
(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанга коронавирустан яшүсмерләр өчен «Спутник М» вакцинасының беренче партиясе килде. Бу мәгълүматны «Татар-информ»га республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә расладылар. Татарстанда 12 яшьтән алып 18 яшькә кадәр 200 меңгә якын яшүсмерләргә вакцинация ясалырга тиеш дип исәпләнә.
(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ»). Чаллыда яшәүче бер кеше туйдан соң өч көн узгач, 20 яшьлек хатынына һәм аның апасына пычак кадаган. Аларның мәетләрен Мәләкәс авылында шәхси йортларның берсендә туганнары тапкан. «Татар-информ»га үз хәбәрчесеннән мәгълүм булганча, бу хәлдән соң Чаллы кешесе әтисенең мылтыгын алып, Алабуга юлында атылып үлгән. Бу хәл турында тулырак мәгълүмат ачыклана.
(Әлмәт, 24 гыйнвар, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары» ). 17 гыйнварда «Әлмәт» иҗтимагый үзәгендә гадәти булмаган дәресләр башланып китте. Алар ике атна дәвам итәчәк. Проект «Татнефть» хәйрия фонды ярдәме белән тормышка ашырыла, аның өчен мәгариф экосистемасын үстерү — эшчәнлекнең иң мөһим юнәлешләренең берсе. «Безнең бурыч-Татарстанда яшәүче балаларга яңа белемнәр алу һәм төрле яктан үстерү өчен бөтен мөмкинлекләр тудыру. Аларның туган җирендә дә дөнья дәрәҗәсендәге белем алу мөмкинлеге булуы мөһим. Читать дальше...
(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Казахстанга килде. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте. Казахстанның башкаласы халыкара аэропортында Татарстан Президентын Казахстан Премьер-министрының беренче урынбасары Роман Скляр каршы алды, дип билгеләп үтте агентлыкның әңгәмәдәше. Татарстан делегациясе составына, республика җитәкчесеннән тыш, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил... Читать дальше...
(Кукмара, 24 гыйнвар, «Татар-информ», « Хезмәт даны») . Кукмарада «Россия ел укытучысы» конкурсының муниципаль этабына йомгак ясалды. Кукмарада тантаналы рәвештә Татарстан Республикасында «Россия ел укытучысы» конкурсының муниципаль этабында җиңүчеләр бүләкләнде. Муниципаль этапның җиңүчесе булып, Кукмараның 4нче урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Резеда Байметова танылды. «Җиңү өчен ниндидер стимул кирәк. Минем өчен укучыларым, аларның әти-әниләре һәм төрле яклап ярдәм иткән командам шундый этәргеч булды. Читать дальше...
(Саба, 24 гыйнвар, «Татар-информ», « Саба дулкыннары »). Саба район китапханәсе каршында эшләүче «Мишә дулкыннары» әдәби клубы шагыйрәләре Теләче районы мәдәният йортында узган «Аулак өй баттл» уенында катнашты. Таныштыру, кара-каршы такмаклар әйтешү, «Йөзек салыш» уены биремнәрен үтәүдә якташ шагыйрәләребез үзләрен сынатмады һәм Әтнә командасы белән көч сынашуда җиңү яулады. Уенда Илнур Ибраһимов, Зөлфия Зиннурова, Сөмбелә Ибраһимова, Вәсилә Галиева, Илмира Гыймаева, Гөлүсә Фатихова катнашты.
Русия хисап пулаты рәисе Алексей Кудрин Татарстанны күрше төбәкләр белән берләшеп агломерация корырга чакырды. Әлеге тәкъдим икътисадчыларда фикер каршылыгы уятты. Кайбер белгечләр моның артында милли республикаларны юкка чыгару сәясәте ята дип саный.
Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).
103news.com — живые новости в прямом эфире!
В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.
Музыкальные новости