Вирусолог Нетесов: Ковидның бишенче дулкыны дүрт ай дәвам итәчәк
(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ»). Россиядә башланган коронавирус пандемиясенең бишенче дулкыны дүрт айга кадәр барырга мөмкин. Моның сәбәбе — коллектив иммунитетның җитәрлек булмавы. Бу хакта вирусолог, Новосибирск дәүләт университетының бионанотехнологияләр, микробиология һәм вирусология лабораториясе мөдире Сергей Нетесов белдерде, дип хәбәр итә РИА Новости. «Әлбәттә, безнең тиз генә вакцина ясатып, вирусны юк итә алуыбыз да бар, ләкин начаррагына да әзер булырга кирәк. Бу дулкын озак — ике-өч-дүрт айга барырга мөмкин», — диде тикшеренүче.