Татарстанда ике катлы йортта чыккан янгында ике кеше һәлак булган
(Казан, 23 февраль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Бүген иртән «101» янгын сагы чакыру номерына Яшел Үзән районының Яңаниколаевск бистәсендә ике катлы йорт януы турында хәбәр килә. Янгын сүндерү машиналары килеп җиткәндә, ут инде бинаны тулысынча камап алган була. Алты кеше үзләре урамга чыгып өлгерә. Бер кеше зыян күрә. Аны Республика клиник хастаханәсенә алып китәләр. Янгын сүндерүчеләр йортның икенче катының торак буларак файдаланылуын ачыклый. Анда йорт хуҗалары һәм тагын дүрт кеше яшәгән. Беренче катта кафе һәм кибет урнашкан булган. Читать дальше...