Муса Җәлил истәлегенә багышланган көрәш турниры быел Казанда үтә
(Казан, 16 март, «Татар-информ», Энҗе Габдуллина). 18-19 март көннәрендә Казанның «Ак барс» көрәш сараенда Муса Җәлил истәлегенә багышланган турнир үтәчәк. Бу хакта тулырак «Татар-информ» да үткән матбугат конференциясендә сөйләделәр. «Ватаным Татарстан» газетасы гамәлгә куйган Муса Җәлил истәлегенә багышланган көрәш быел 59нчы тапкыр үткәрелә. Биш төбәктән 400ләп көрәшче Казанның «Ак барс» көрәш сараенда 18-19 март көннәрендә җыелачак. Татарстан көрәш федерациясенең башкарма директоры Марсель Таһиров ярышның ачык булуын билгеләп үтте. Читать дальше...