Россия хәрбиләре утырган тугыз Ил-76 очкычы Алма-Атага килде
(Казан, 7 гыйнвар, «Татар-информ»). Россия хәрбиләре һәм Һава-десант гаскәрләре техникасы төялгән тугыз Ил-76 очкычы Казахстанның Алма-Ата шәһәре аэропортына төште. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Саклану министрлыгына сылтама белән хәбәр итә. Россия контингенты Күмәк иминлек килешүе оешмасының (ОДКБ) тынычлык урнаштыру көчләре составына керә. Әрмәнстан хәрби ведомствосы Казахстанга йөз хәрби хезмәткәрне озатуы хакында элегрәк хәбәр иткән иде. Республика Президенты Касым-Жомарт Токаев илдәге массакүләм протест фонында хәрби ярдәм сорады. Россия һәм Әрмәнстаннан тыш, Күмәк иминлек килешүе оешмасында әгъза булып торучы башка илләр дә (Кыргызстан, Белоруссия һәм Таҗикстан) Казахстанга ярдәм күрсәтәчәк. Россия тынычлык урнаштыручыларының җитәкчесе – РФ Һава-десант гаскәрләре командующие, генерал-полковник Андрей Сердюков. Элегрәк хәбәр ителгәнчә, алар административ, дипломатик биналарны саклаячак һәм җирле хәрбиләргә тәртип сакларга ярдәм итәчәк.