Башкортстанда бассейнда 11 кеше хлор белән агуланган
(Казан, 8 гыйнвар, «Татар-информ»). Башкортстанда мунча комплексы бассейнында 11 кеше хлор белән агуланган. Аларны хастаханәгә салганнар.
Иглино районының Ясная Поляна авылындагы мунча комплексында 11 кешенең хлор сулап агулануы турында хәбәр килде, дип хәбәр итә Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының төбәк буенча Баш идарәсе.
Мәгълүмат тиешле министрлыклар һәм ведомстволарга җиткерелгән. Урынга Башкортстан ГТХМ Баш идарәсенең оператив төркеме һәм Гадәттән тыш хәлләр буенча төбәк дәүләт комитетының химик-радиометрик үзәге лабораториясе килгән.
«Беренчел мәгълүматлар буенча, бассейнда хлор кирәгеннән артык булган. Барлык 11 кеше дә хастаханәгә салынды: икесе реанимациядә, тугыз кеше токсикология бүлегендә», — дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча баш идарәсе.
Шул ук ведомствоның матбугат хезмәтендә зыян күрүчеләрнең реанимациягә эләкмәвен, ә хәзерге вакытта 21-нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсендә тикшерелүләре турында ачыклык керткәннәр.
Массакүләм агулану факты буенча Башкортстанның тикшерү органнары тикшерү оештырды. «Иглино районара тикшерү бүлеге тарафыннан РФ Җинаять кодексының „куркынычсызлык таләпләренә җавап бирми торган хезмәтләр күрсәтү“ маддәсендә каралган җинаять билгеләре буенча тикшерү үткәрелә», — дип хәбәр итә төбәкнең тикшерү комитеты.