Казанның Пушкин урамындагы мобиль вакцинация пункты вакытлыча эшләмәячәк
(Казан, 30 гыйнвар, «Татар-информ», Павел Климчак). 31 гыйнварда Пушкин урамында урнашкан «Саклык банкы»ндагы мобиль вакцинация пункты эшен вакытлыча туктатачак.
Казан шәһәре Сәламәтлек саклау идарәсе матбугат хезмәтеннән «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, әлеге вакцинация пунктының кайчан яңадан эшли башлаячагы турында соңрак хәбәр ителәчәк.
Агентлык элегрәк хәбәр иткәнчә , Сәламәтлек саклау идарәсе мәгълүматлары буенча, шимбә көнне Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенә өч меңнән артык шалтырату килгән.