Тубылда Себер-татар мәдәнияте үзәгендә Попечительләр советы оештырдылар
(Казан, 31 гыйнвар, «Татар-информ»). Төмән өлкәсенең Тубыл шәһәрендә Себер-татар мәдәнияте үзәгендә Попечительләр советы төзелде һәм аның беренче җыелышы узды.
Анда попечительләр советы, аның составы һәм рәисе сайланды. Ул — Тубыл Иҗтимагый палатасының милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрне гармонизацияләү комиссиясе рәисе Альберт Апсатаров.
Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, учреждениене өч ай гына җитәкләгән үзәк директоры Вильдан Якупов совет әгъзаларына шундый кыска вакыт эчендә башкарылган эшләр турында сөйләде. Оешманың уңышлары финанс һәм иҗади яктан да гаҗәпләндерде. Ә тагын Вильдан Якупов попечительләргә грант конкурсларында катнашырга планлаштырган «Себер утары» проектын тәкъдир итте, диелә.
Попечительләр арасында Тубылдагы «Мәдәният» тармагы җитәкчесе, галимнәр, музейчылар, юристлар, мәдәният ветераннары, эшмәкәрләр бар.
Попечительләр советының беренче җыелышында мәдәният учреждениесенең 2022 елның беренче кварталына чаралар планы турында фикер алыштылар.