Казан һәм Биектау районы арасында яңа автобус маршруты ачыла
(Казан, 31 гыйнвар, «Татар-информ»). 1 февральдән Татарстанда сынау режимында «Пермяк авылы (Биектау районы) — Казан» муниципальара автобус маршруты кертелә. Биектау аша уза торган маршрутның озынлыгы 30 км тәшкил итә. Казаннан автобуслар көн саен «Көнчыгыш» автовокзалыннан (Аграр ур., 8) кузгалачак. Пермяк авылыннан автобуслар Совет мәйданына кадәр киләчәк. Бу турыда Казан мэриясе хәбәр итте. Беренче вакытта рейслар 19 кешегә исәпләнгән автобусларда башкарылачак. Пассажирлар саны арткан саен маршрутка зур сыйдырышлы, 43 кешегә исәпләнгән уңайлы автобуслар хезмәт күрсәтәчәк. Расписание һәм юл бәясе турындагы мәгълүматны автовокзалның белешмә хезмәтеннән 6:30 дан 20: 00 гә кадәр +7 (84-32) 33-41-17, +7(962)559-30-37 телефоннары аша белергә мөмкин, дип хәбәр итә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.