Татарстанда торак пунктларның милли телләрдә хатасыз язылган исемнәрен барлыйлар
(Казан, 4 февраль, «Татар-информ»). Татарстан территориясендә яшәүче халыкларның милли телләрендә торак пунктларның атамалары хатасыз язылган белешмәләр җыялар. Бу хакта бүген «ТР Пространство белешмәләре фонды» оештырган киңәшмәдә сөйләштеләр, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы сайты. «Киңәшмәдә территориаль планлаштыру схемасына үзгәртүләр кертү юлы белән торак пунктлар чикләрен билгеләү мәсьәләләре каралды. Шулай ук, Татарстан территориясендә яшәүче халыкларның милли телләрендә торак пунктлар атамаларын хатасыз язып, әлеге белешмәләрне тиз арада җыеп бетерү кирәклеге дә әйтелде», диелә хәбәрдә. Видеоэлемтә аша узган киңәшмәдә Татарстанның муниципаль районнары башкарма комитеты җитәкчелеге, милек һәм җир мөнәсәбәтләре палаталары вәкилләре катнашкан.