Транспорт министры татарстанлылардан кар чистарту эшенә ярдәм итүләрен сорады
(Казан, 5 февраль, «Татар-информ»). Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов татарстанлылардан кар чистарту эшенә хәлдән килгәнчә ярдәм итүләрен сорады.
Министр якындагы көннәрдә, метеошартлар начар булу сәбәпле, татарстанлыларга ерак сәфәрләргә чыгудан һәм торак пунктлардан читкә барудан тыелып торырга киңәш итте. Бу хакта ул республика Хөкүмәте Йортында узган шимбә киңәшмәсендә әйтте. Шулай ук, үзенең чыгышында Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры гражданнардан кар чистарту эшенә хәлдән килгәнчә ярдәм итүләрен сорады.
Аномаль һава торышы сәбәпле, торак-коммуналь һәм юл хезмәтләренә йөкләнеш зур булуын шимбә киңәшмәсендә Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин сөйләде.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов районнар һәм шәһәрләр башлыкларына торак-коммуналь хуҗалык предприятиеләре эшен оештырырга һәм кар чистартуның сыйфатын тикшерергә кушты.