Камил Исхаков ничек итеп оныгы белән адашлар булганын сөйләде
— Оныклар Америкада яши минем. Өч оныгым шунда. Кызым Альбинаның олысы кызы, аннары малай, аннары тагын кыз. Малае Камил Исхаков исемле булды. Кызым кияүгә чыккач, кияү белән фамилия турында сөйләшкәннәр. Кияү «минеке кирәкми, Сафиулин фамилиясе бер генә „л“ белән язылган минем» дигән. Үз фамилиясен яратмый иде. Ул Альбинага үз фамилияңдә кал, балалар да синең фамилияңдә калсын дигән. Менә шулай, миңа багышлап, минем исемне бирделәр. Бүген Камилгә җиде яшь. Ул бөтен яктан миңа ошаган, — дип сөйләде Камил Исхаков. Ә олы кызы Терезаның Казанда ятим балаларны тәрбиягә алып үстергәнен әйтте. Бүген аның канаты астында 15 бала тәрбияләнә икән. Ә үз баласы — бер кызы. — Алар миңа барысы да оныклар шикелле. Ә болай аның үзенең баласы берәү генә. Иптәше үлгәч, кияүгә чыкмады ул. Үзе хәзер диндә. Бөтен балалар да динле булып үсәләр, Коръәнне укыйлар, галәмәт алар, — дип уртаклашты Камил Исхаков.