Пекиндагы кыска программадан соң Камилә Вәлиеваның үзен начар хис итүе билгеле булды
(Казан, 15 февраль, «Татар-информ», Дамир Садриев). Россиянең фигуралы шуу остасы Камилә Вәлиева Пекинда узган Олимпия уеннарындагы кыска программадан соң матбугат конференциясенә үзен начар хис итүе аркасында килмәгән. Бу хакта «РИА-Новости» хәбәр итә.
Элегрәк Вәлиеваның матбугат конференциясенә килмәве турындагы карарның шәхсән Россия Олимпия комитеты тарафыннан кабул ителүе билгеле булган иде.
Исегезгә төшерәбез, Камилә Вәлиева Пекин Олимпиадасында хатын-кызлар арасындагы ялгыз шуу буенча кыска программада җиңүче булды. Икенче урынны Анна Щербакова яулады. Александра Трусова — дүртенче.
Фигуралы шуу осталары ирекле программа белән 17 февральдә чыгыш ясаячак. Ярышлар Мәскәү вакыты белән 13:00 сәгатьтә башлана.
Моннан алдарак «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының спорт редакциясе Камилә Вәлиева тирәсендә допингка кагылышлы җәнҗал буенча CAS карарының барлык аспектлары турында зур материал бастырган иде.