Камилә Вәлиева Олимпиададагы кыска программадан соң матбугат конференциясенә килмәгән
(Казан, 15 февраль, «Татар-информ», Дамир Садриев). Россиянең фигуралы шуу остасы Камилә Вәлиева Пекиндагы 2022 елгы Олимпиадада кыска программадан соң матбугат конференциясенә килмәгән. Бу хакта «Чемпионат» хәбәр итә.
Чыганак мәгълүматлары буенча, Камиләнең матбугат конференциясенә килмәве турындагы карар Россия Олимпия комитеты тарафыннан кабул ителгән. Моннан тыш, 15 яшьлек спортчының микст-зонадан узганда журналистларга игътибар итмәве дә мәгълүм булды
Исегезгә төшерәбез, Вәлиева Пекин Олимпиадасында хатын-кызлар арасында ялгыз шуу буенча кыска программада җиңүче булды. Фигуралы шуу осталары ирекле программа белән 17 февральдә чыгыш ясаячак. Ярышлар Мәскәү вакыты белән 13:00 сәгатьтә башлана.
Допинг-пробага карамастан, кичә Вәлиеваның шәхси ярышларда чыгыш ясый алачагы билгеле булды. Бу Россиянең допингка каршы агентлыгы карары белән Камилә Вәлиеваны ярышлардан вакытлыча читләштерүне туктату, шулай ук Халыкара Олимпия комитетының, WADA һәм ISUның апелляциясенә карата CAS чыгарган карар нигезендә мөмкин булды.
Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының спорт редакциясе Камилә Вәлиева тирәсендә допингка кагылышлы җәнҗал буенча CAS карарының барлык аспектлары турында зур материал бастырган иде.