Finiko финанс оешмасына нигез салучы Кирилл Доронинга арестны озайттылар
(Казан, 26 февраль, «Татар-информ»). Кичә Мәскәүнең Тверь районы судында Finiko финанс оешмасына нигез салучыларның берсе Кирилл Доронинга җәза чарасын озайту буенча чираттагы утырыш узды. Ул мошенниклык турындагы җинаять эше буенча төп фигурант булып тора.
Ахыр чиктә суд гаепләнүчегә арестны озайтырга карар кылды. Доронин 25 майга кадәр тикшерү изоляторында булачак.
Исегезгә төшерәбез, Finiko финанс оешмасына нигез салучының берсе 2021 елның 30 июленнән кулга алынды. Казанның Вахитов район суды Доронинга сак астында тоту вакытын берничә тапкыр озайтты, узган елның көзендә аны башкаланың тикшерү изоляторына күчерделәр.
Гыйнварда Кирилл Доронин интервьюда Finiko эшләгән платформаның акча кабул итәргә хокукы юклыгын һәм чираттагы тапкыр оешманың финанс пирамидасы булмавын исбатларга тырышты.