Татарстанда тагын 2233 кеше коронавирус йоктырган
(Казан, 27 февраль, «Татар-информ»). Узган тәүлектә республикада ике меңнән артык кеше коронавирус йоктырган.
Соңгы тәүлектә Татарстанда 2233 кеше коронавирус инфекциясен йоктырган, алар арасында 338 кеше — балалар. 214 кеше хастаханәгә урнаштырылды, дип белдерә Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы.
Авыруны йоктыручыларның күбесе Казанда теркәлгән — 837, Чаллыда — 235, Әлмәт районында — 135 һәм Түбән Кама районында — 105 кеше. Аның артыннан Яшел Үзән районы килә, анда 79 кеше авырый, шулай ук Алабуга — 68, Чистай — 63 һәм Лениногорск районнары — 58 кеше.
Гомумән алганда, коронавирус йоктыруның яңа очраклары республиканың 45 муниципалитетында расланган.
Пандемия вакытында Татарстанда 113 263 Covid-19 очрагы ачыкланган. 78 899 пациент инде савыккан, кичә сәламәтләнүчеләр 1663 кеше булган.