Белоруссиядә Россия һәм Украина делегацияләре арасында сөйләшүләр башланды
(Казан, 28 февраль, «Татар-информ»). Белоруссиядә Россия һәм Украина делегацияләре арасында сөйләшүләр башланды. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә. Яклар әлеге очрашу турында кичә килешкән иде. Белоруссиягә килгәч, Россия делегациясе Киев вәкилләрен 15.00 сәгатькә кадәр көтәргә әзер икәнлеге хакында белдерде, әлеге вакыт тәмамланырга берничә минут кала Украина Хөкүмәтенең очрашырга риза икәнлеге турында билгеле булды. Шул ук вакытта, Украина Президенты Владимир Зеленский сөйләшүләрнең нәтиҗәсенә бик ышанып җитмәве хакында белдерде.