Яндекс-колонкада татар телендә беренче радио барлыкка килде
(Казан, 28 февраль, «Татар-информ»). «Китап» радиосы Яндекс медиакорпорациясе белән барлык җайланмаларда да үз сигналын трансляцияләүгә килешү төзеде.
Хәзер Алиса «Китап» радиосын кабыза белә. Яраткан радиостанцияне Алисадан: «Алиса, „Китап“ радиосын куй», –дип сорап кына да тыңларга була.
Әдәби-музыкаль радио Казанда 2021 елдан бирле 98,6 МГц ешлыгында, iOS һәм Google Play мобиль кушымталарында эшли.