Мы в Telegram
Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Январь
2022

Новости за 03.01.2022

Татарстанда 84 яшьлек әбинең янгын аркасында гомере өзелгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 гыйнвар, «Татар-информ», Павел Климчак). Бүген иртән Татарстанның Чүпрәле районындагы Зур Аксу авылында шәхси торак йортта янгын чыккан.  Ут 100 квадрат метр мәйданны камап алган. Янгын сүндерүчеләр тиз арада утны тулысынча сүндерә. Йортның хәрабәләрен сүткән вакытта 84 яшьлек хуҗабикәнең мәете табыла. Хәзерге вакытта фаҗиганең сәбәпләре ачыклана, дип «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Башкортстанда танылган курайчы Дәүләтбай Рәхмәтуллин вафат

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 гыйнвар, «Татар-информ»). 1 гыйнвар көнне 85нче яшендә танылган башкорт курайчысы Дәүләтбай Рәхмәтуллин вафат булды. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә. Дәүләтбай Рәхмәтуллин бала чагында ук курайда уйнарга өйрәнә. Аның беренче укытучысы авылдашы, курайчы Нургали Карабулатов була. 1957 елда Дәүләтбай танылган курайчы Мөхәммәт Кадыргулов белән таныша.1961 елда Башкортстан үзешчән артистлары составында Дәүләтбай Габдрахман улы Халык хуҗалыгы казанышлары Бөтенсоюз кургәзмәсендә чыгыш ясый, анда көмеш медальгә ия була. Читать дальше...



Коронавирус пандемиясе май аена тәмамланырга мөмкин

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 гыйнвар, «Татар-информ»). Covid-19 пандемиясе май аена тәмамланырга мөмкин. Әмма моның өчен ковидтан саклану таләпләре үтәлергә һәм вакцинация тиешенчә үткәрелергә тиеш. РФ атказанган табибы, табиб-эпидемиолог Геннадий Онищенконың әлеге сүзләрен ТАСС язып чыкты. «Майга кадәр вакыт күп, - дип билгеләп үтте Онищенко. — Әгәр дә без сезнең белән хәзер ничек кирәк, шулай эшләсәк, ул вакытта пандемия туктатылырга, һәрхәлдә, идарә итә алырлык хәлгә килергә тиеш». Табиб-эпидемиолог хәбәр иткәнчә... Читать дальше...

Татарстанда автомобильләр бәрелешкән, бер кеше үлгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 гыйнвар, «Татар-информ», Павел Климчак). Республиканың Түбән Кама районының Сосновка һәм Троицкий бистәләре арасындагы трассада юл һәлакәте булган. 12нче модель «Лада» автомобиле белән «Nissan» белән кара-каршы бәрелешкән. Фаҗигадә «Лада» пассажиры һәлак булган. Моннан тыш, шул автомобильнең йөртүче төрле төрле тән җәрәхәтләре ала, аны якындагы хастаханәгә алып китәләр, дип хәбәр итә «Татар-информ»га һәлакәт шаһитләре.

Байден Зеленскийга, Русия һөҗүм иткән очракта, кискен җавап бирәчәкләрен вәгъдә иткән

Azatliq.org 

“Президент Байден, әгәр Русия киләчәктә Украинага бәреп керсә, беректәшләре һәм партнёрлары белән кискен җавап бирәчәкләренә ачык ишарәләде” диелә Ак йортның рәсми вәкиле Джен Псакиның белдерүендә.

Путин яңгырашлы эшләрне тикшергән юстиция генералы Рөстәм Габдуллинны эшеннән алу турында фәрман имзалаган

Azatliq.org 

Габдуллин "Булгария" көймәсе батуын, "Зимняя вишня" януы, Пермь университетындагы атышны, шулай ук Алексей Навальныйның Коррупциягә каршы көрәш фонды эшләрен һәм башка яңгырашлы эшләрне җитәкләгән иде.



Коронавирусның балалар өчен куркыныч симптомы турында сөйләделәр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 гыйнвар, «Татар-информ»). Балаларда коронавирус билгеләре төрлечә: респиратор билгеләрдән тыш, өшегән бармакларны хәтерләткән «ковидлы бармаклар» симптомы да күзәтелергә мөмкин. Роспотребнадзор эпидемиология фәнни үзәге директорының фәнни эш буенча урынбасары, инфекционистларның Илкүләм фәнни җәмгыяте рәисе, РФА әгъза-корреспонденты Александр Горелов бу хакта РИА Новостига сөйләгән. «Гомумән алганда, респиратор билгеләрдән тыш, балигъ булмаган балаларның ашказаны-эчәк тракты эшчәнлеге бозылу очраклары... Читать дальше...

КФУ галиме Яңа елдан соң нинди товарларга бәя төшүе турында сөйләде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 гыйнвар, «Татар-информ»). Бәйрәм алды ыгы-зыгысыннан соң, базарда, кагыйдә буларак, төрле акцияләр һәм ташламалар була.  Товарларның нинди категорияләренә түбәнрәк бәяләр көтелүе турында КФУның Идарә, икътисад һәм финанс институтының финанс базарлары һәм финанс институтлары кафедрасы профессоры Игорь Кох сөйләде, дип хәбәр итә югары уку йортының матбугат хезмәте. Галим сүзләренә караганда, Яңа ел алдыннан иң популяр бүләк категорияләре кыйммәтләнә: смартфоннар, компьютер техникасы һәм кыйммәтле парфюмерия. Читать дальше...

Каюм Насыйри — «Эшчәнлеге татар классик әдәбияты формалашуга көчле тәэсир ясый»

Tatar-inform.tatar 

Мәгърифәтче, тел галиме, язучы, тарихчы һәм этнограф Каюм Насыйри 1825 елныӊ 14(2) февралендә элекке Казан губернасы Зөя өязе Югары Шырдан (хәзерге Татарстан Республикасы Яшел Үзән районының Кече Шырдан) авылында мулла гаиләсендә туа. Аның әтисе һәм бабасы филология буенча берничә китап язган гыйлемле кешеләр була. Башлангыч белемне Габделкаюм атасыннан ала, 1841—1855 елларда Казандагы «Касыймия» мәдрәсәсендә укый. Аннары Казан руханилар училищесында, 15 ел буе Казан руханилар семинариясендә татар теле укыта. Читать дальше...

Татарстанда -18 градуска кадәр салкын булачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 гыйнвар, «Татар-информ»). 3 гыйнварда Татарстанда -18 градуска кадәр салкынайта. Аязучан болытлы һава көтелә. Синоптиклар буран вәгъдә итә. Көндез явым-төшем көтелми. Һава температурасы -10 градустан алып -15 градуска кадәр. Юлларда бозлавык, урыны белән кар көртләре саклана, дип кисәтә ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте.

Казанда бер ир-атның кулында петарда шартлаган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 гыйнвар, «Татар-информ»). Казан шәһәренең Коләхмәтов урамында яшәүче ир-атның кулында петарда шартлаган. 32 яшьлек ир-атның уч төпләре беренче һәм икенче дәрәҗәдәге пешү җәрәхәтләре алган. Ул хастаханәгә ятудан баш тарткан, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте. Моңа кадәр «Татар-информ» Яңа ел төнендә Алабугада яшәүче 54 яшьлек ир-атның кулында петарда шартлавы турында хәбәр иткән иде. Аның ике кулы да пешкән. Тагын бер охшаш хәл Чаллыда булды. Читать дальше...

Әлмәттә шәһәр халкы һәм шәһәр кунаклары өчен бушлай экскурсияләр әзерләнгән

Tatar-inform.tatar 

(Әлмәт, 3 гыйнвар, «Татар-информ», « Әлмәт таңнары »). Яңа ел бәйрәмнәрендә «Алтын алмалар турында әкиятләр» Әлмәт халкы һәм шәһәр кунаклары өчен 4 бушлай экскурсия әзерләделәр. 3 гыйнварда 16.00 сәгатьтә әкиятләр буенча гид Алсу Әмирова кичке Әлмәт буенча экскурсия үткәрә. Ут инсталляцияләре буенча маршрут «Әлмәт» иҗтимагый үзәгеннән «Алтынчәч һәм Каракуз» муралы аша шарлавыклы буаларга кадәр дәвам итәчәк. Аннан булачак индустриаль скверны һәм башка арт-объектларны күрергә мөмкин. Очрашу урыны: «Әлмәт» иҗтимагый үзәге... Читать дальше...

Азнакайда креатив чаналар фестивале була

Tatar-inform.tatar 

(Азнакай, 3 гыйнвар, «Татар-информ», « Маяк », Таңсылу Саниева). «Кыш — 2022» креатив чаналар бәйгесе 5 гыйнвар көнне шәһәрнең Р.Ишкәев исемендәге ял паркында уздырыла. Фестиваль 11.00 сәгатьтә башлана. Быелгы фестивальдә, гадәттәгечә, теләге булган һәркем - оешма-предприятиеләр, клуб командалары катнаша ала.

Тәтеш районының Олы Тархан авылында Нардуганны бәйрәм иттеләр

Tatar-inform.tatar 

(Тәтеш, 3 гыйнвар, «Татар-информ», « Тәтеш таңнары »). Тәтеш районының Олы Тархан авылында Нардуганны билгеләп үткәннәр. «Әлеге бәйрәмне без көтеп алабыз һәм күп­тәннән үткәреп киләбез. Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына йомгак ясап, Нардуганны быел да оештырдык. Бәйрәмнең башлангыч өлешендә чиккән сөлгеләр белән атлар матурлап бизәлде, балалар битлекләр киеп, Кыш бабай һәм Кар кызы белән бергә өйдән-өйгә кереп, бәйрәм белән котлап йөрде», — ди авылның «Ак калфак» бүлеге җитәкчесе, педагогика ветераны Гөл­сем Фәткуллина. Читать дальше...

2021 елда татар дөньясы: җанисәп, туган телләр елы, татар авылын саклап калу

Azatliq.org 

2021 елга йомгак ясауны татар дөньясына күзәтү белән дәвам итәбез. Русиядә җанисәп, Татарстанда Туган телләр елы ничек узды? Әфганстан татарлары Казаннан ни көтә? Яртылаш янып беткән Каракүл авылы халкы ничек яшәп ята? Бу һәм башка вакыйгалар турында белгечләр белән сөйләштек.



Москва

В Армении прошел крупнейший на постсоветском пространстве «Бессмертный полк». Видео. Фоторяд


Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Москва

Собянин рассказал, как можно посетить экскурсии в зданиях посольств разных стран



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Илья Лагутенко

Макс Покровский* рассказал о жизни пропавшего Ильи Лагутенко: «Решил тихо провести это время»




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

"Зенит" в Москве обыграл ЦСКА и сравнял счет в серии

Собянин рассказал о ходе строительства Троицкой линии метро

Пензенские регбистки выиграли первенство России


WTA

Александрова не смогла обыграть Саснович и покинула турнир WTA-1000 в Риме



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Москва

Сергей Собянин. Главное за день



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России