В России названы самые популярные сериалы 2021 года
Самым популярным в 2021 году стал седьмой сезон сериала «Сваты», который вышел на телеканале «Россия 1».
Самым популярным в 2021 году стал седьмой сезон сериала «Сваты», который вышел на телеканале «Россия 1».
(Казан, 10 гыйнвар, «Татар-информ»). Казахстанда Алма-Ата һәм Талдыкорган һава аланнарыннан тыш барлык аэропортлар да гадәти режимда эшли. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә. Казахстан Республикасы Индустрия һәм инфраструктура үсеше министрлыгының Гражданнар авиациясе комитетында ачыклык кертүләренчә, Алма-Ата һәм Талдыкоргандагы аэропортлар «вазгыять тотрыклы төс алганнан соң эшли башлаячак». Элегрәк хәбәр ителгәнчә, республиканың элеккеге башкаласындагы аэропорт чуалышлар аркасында 10 гыйнварга кадәр ябылган иде. Читать дальше...
Предлагается соответствующие наказания внести в Кодекс об административных правонарушениях РФ.
(Казан, 10 гыйнвар, «Татар-информ»). Дәүләт Думасының Хезмәт һәм социаль сәясәт комитеты әгъзалары тынлыкны һәм төнлә тынычлыкны бозган өчен штрафларны РФ Административ хокук бозулар кодексына кертү тәкъдиме белән чыкты. «Известия» газетасы язуынча, комитет рәисе Ярослав Нилов Административ хокук бозулар кодексының 20нче бүлеген төнлә гражданнарның тынычлыгын бозган өчен административ җаваплылык турындагы маддә белән тулыландырырга тәкъдим итте. Әлегә бу илнең кайбер төбәкләре законнарында гына каралган. Читать дальше...
(Казан, 10 гыйнвар, «Татар-информ»). Ульяновск татарлараның «Өмет» газетасында Ульяновск татар милли-мәдәни автономиясе рәисе, Ульяновск шәһәре Иҗтимагый палатасы әгъзасы Рәмис Сафинның «Җырлап узмаган гомер» дип аталган язмасы чыкты. Кай арада биш ел узып та киткән-әле кайчан гына Исхак Хәсибулловичның ярты гасырлык гомер бәйрәмен зурлап билгеләп уздык. Инде менә тагын биш ел узып та киткән-быел аңа 55! Исхак Хәлимов 55 еллык гомеренең 30 елдан артыгын өлкәбезнең горурлыгы булган «Өмет» газетасына багышлаган кеше. Читать дальше...
Казакъстанның оператив штабы протестлар барышында 164 кешенең үлүе турында җиткергән иде. Соңрак Сәламәтлек саклау министрлыгы мондый мәгълүмат таратмавын белдерде һәм моны техник хата дип атады.
Уголовная ответственность предусмотрена для водителей, превысивших скорость, выехавших на встречную полосу, а также за другие грубые нарушения на дороге.
(Казан, 10 гыйнвар, «Татар-информ»). Хәзерге вакытта балалар арасында коронавирус инфекциясенең киң таралуы күзәтелә. Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) Габричевский исемендәге Мәскәү эпидемиология һәм микробиология фәнни-тикшеренү институтының клиник эш буенча директор урынбасары Татьяна Руженцова «Россия 1» телеканалы эфирында шулай дип белдерде. РИА Новости агентлыгы билгеләп үткәнчә, белгеч мондый хәлне балалар арасында... Читать дальше...
(Казан, 10 гыйнвар, «Татар-информ»). 1 февральдә Башкортстан Республикасы Милли музеенда рәссам Евгения Васильеваның (EVA) «Бөрҗән бал корты» дигән күргәзмәсе ачыла. «Башинформ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, күргәзмә 27 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Проект Башкортстан Мәдәният министрлыгы һәм Санкт-Петербург Сәнгать академиясе Фәнни-тикшеренү музееның М.В.Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының сәнгать факультеты ярдәмендә гамәлгә ашырыла. «Югары интеллектка ия булган Бөрҗән бал корты иминлек һәм чәчәк ату символы санала... Читать дальше...
Бу очрашу 10 гыйнварда узачак АКШ һәм Русия делегацияләренең сөйләшүләренең башы диелә.
Солтан Хәсән улы Габәши (тулы исеме Солтанәхмәт Хәсәнгата улы Габәши) 1891 елның 1 маенда Казан губернасы Казан өязе, хәзер Татарстан Республикасы Биектау районының Кече Солабаш авылында туа. Әтисе — дин һәм җәмәгать эшлеклесе, тарихчы, педагог Хәсәнгата Габәши. Әнисе — Казан губернасы Лаеш өязе, хәзер Татарстанның Лаеш районы Хәерби авылы мәчете имам-хатибы кызы Шәмсеруй Әбүбәкерова. Солтан Габәши үз чоры өчен гадәти төпле дини белем ала: Уфадагы «Госмания» һәм Кече Солабаш мәдрәсәләрендә, Казандагы «Мөхәммәдия”дә укый. Читать дальше...
(Казан, 10 гыйнвар, «Татар-информ»). Кичә кич Казанның Авиатөзелеш районы Дементьев урамындагы бер йорттагы фатирга ашыгыч ярдәм табибларын чакыртканнар. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән агентлыкка хәбәр итүләренчә, биредә бер ир-ат һәм ике кыз ис газы белән агуланган. Дүрт һәм бер яшьлек кызларны Республика балалар клиник хастаханәсенә озатканнар, 32 яшьлек ир-ат хастаханәгә барудан баш тарткан. Белгечләр әлеге хәлнең сәбәпләрен ачыклый.
(Казан, 10 гыйнвар, «Татар-информ»). Самара өлкәсенең Иске Ярмәк авылының мәчете каршындагы Якшәмбе мәктәбе мәдрәсәдә балалар өчен дин дәресләре кабат башлана. Теләге булган балалар сишәмбе һәм җомга көннәрендә төш вакытындагы (өйлә һәм җомга) намазлардан соң килә ала. Мөмкинлекләре булса, чит авыллардан да килеп укый алалар. Яңа төркем (группа) җыярга да була, дип хәбәр ителә « Самара татарлары » сайтында. Балалар өчен мәчет хисабыннан бушлай төшке аш каралган һәм һәммәсенә дә төрле дини китаплар өләшәчәкләр. Читать дальше...
(Казан, 10 гыйнвар, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). 15 гыйнварда 16:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә «XX гасырның 100 татар җыры» проектын башлап җибәргән музыкант һәм журналист Рәдиф Кашапов җырларның архив һәм винил вариантын тыңлатачак. «Проектта татар милли музыкасында йөз ел эчендә булган үзгәрешләрне күреп була. Җырларга сылтамалар ачык чыганаклардан алынды. Композицияне теге яки бу чорга керткәндә, аның иҗат ителү, яздырылу, эфирга чыгу вакыты, шул чорга мөнәсәбәте булуы каралды. Читать дальше...
Происшествие случилось в Нижнекамском районе.
Из них 2 случая завозных, остальные контактные, 37 человек в больнице, 63 лечатся дома.
(Казан, 10 гыйнвар, «Татар-информ», «Актаныш-информ» ). Кичә Актаныш районы мәктәпләре педагоглары арасында чаңгы эстафетасы узды. Төп мәктәпләрнең командасы ике кыз һәм бер егет, гомуми белем бирү уку йортларыныкы ике егет һәм бер кыздан төзелгән иде. Төп мәктәпләр арасында I урында Иске Байсар мәктәбе, II урында Уразай мәктәбе, III урында Меңнәр мәктәбе. Гомуми белем бирү мәктәпләре буенча җиңүче — Актанышның беренче санлы мәктәбе. II урында сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат... Читать дальше...
В связи с незначительным снижением темпа роста заболеваемости коронавирусом в республике, ограничения не снимаются.
(Казан, 10 гыйнвар, «Татар-информ»). 2021/22 уку елында бакалавриат, специалитет, СПО һәм магистратура программалары буенча белем алучы студентлар арасында РФ Президенты грантын алуга дәгъвачыларның исемлекләре чыкты. Алар белән рәсми сайтта танышып була. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр иткәнчә, беренче исемлеккә дәгъвачылар санына 850 укучы керде. Балаларның күбесенең берьюлы берничә ярышта уңышы бар. РФ Президенты грантлары — мәктәптә укыганда ук фән, сәнгать һәм спортта күренекле... Читать дальше...
(Казан, 10 гыйнвар, «Татар-информ»). Кичә Чаллыда Халыклар дуслыгы һәм Мәскәү урамнары киселешендә юл-транспорт һәлакәтендә яшүсмер үлгән. Республика Дәүләт автоинспекциясендә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына сөйләүләренчә, «Жигули» автомобилен йөртүче 22 яшьлек шофер юл аркылы чыккан 15 яшьлек малайны бәрдергән. "Бала алган җәрәхәтләрдән үлгән. Авария урынында ЮХИДИ хезмәткәрләре эшли», – диделәр Дәүләт автоинспекциясендә.
(Казан, 10 гыйнвар, «Татар-информ»). ТР Дәүләт Советы депутаты Ренат Мистахов Горький исемендәге Яшел Үзән заводы традицияләрен хуплый һәм ел саен заводта эшләүчеләрдә инвалид балалар тәрбияләнә торган гаиләләргә йөри. Бу хакта Яшел Үзән районы газетасы сайты хәбәр итә. Яңа ел бәйрәмнәрендә Кыш Бабай һәм Кар Кызы белән бергә Ренат Мистахов Савиннар гаиләсендә булды. Ул аларның уналты яшьлек кызы Аделинаның теләген башкарды һәм аңа күп функцияле җайланма бүләк итте. Хәзер Аделина өйдән чыкмыйча гына ксерокопия ясый һәм сканерлый ала.
(Казан, 10 гыйнвар, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Бөгелмә үзәк район хастаханәсенең бала тудыру йортында 2022 елда районда беренче булып туган кыз баланы өенә озатканнар. Бәхетле ата-ана - Любовь һәм Дмитрий Мишкиннар варисларына Милена исеме биргән. Кыз 3 гыйнварда иртәнге бишенче ун минутта туган. Любовь Васильевнаны яңа туган кызы белән чыгарганда аларны Миленаны әтисе һәм абыйсы Ярослав каршы алган. Котлауларга Бөгелмә районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ольга Плеханова... Читать дальше...
(Казан, 10 гыйнвар, «Татар-информ»). 7 гыйнварда Сатыш авылы мәдәният йортында 2004 нче елгы һәм аннан яшьрәк егетләр арасында көрәш буенча Яңа ел турниры булып узды. Көрәшчеләрне котларга Кыш бабай һәм Кар кызы да килгән иде. «Саба» җәмгыятенең Сатыш бүлекчәсе җитәкчесе Фәрхәт Сәүбанов барлык көрәшчеләргә Яңа ел бүләкләре тапшырды. Ярыш нәтиҗәләре: Мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында: 1. Сафин Самир (Теләче) 2. Төхвәтуллин Данир (Арташ) 3. Хуҗиәхмәтов Зиннур (Олыяз) 2004 елгы һәм яшьрәк егетләр арасында: 25кг авырлык категориясе: 1. Читать дальше...
Казакъстандагы хәлләрне күргән Владимир Путин Русиядә президент вазифасын беркемгә дә бирмәячәк. Күпчелек сәясәт белгечләре шундый фикердә.
(Казан, 10 гыйнвар, «Татар-информ»). 5 гыйнвар көнне Сарман үзәк китапханәсендә нәни китап сөючеләр өчен «Әбиемнең сандыгында кышкы әкиятләр…» дип исемләнгән әкият кичәсе үтте. Балалар төрле халык әкияләре белән таныштылар. Каникул вакытында укырга дип өйләренә дә алып киттеләр, дип яза «Сарман» газетасы сайты.
Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).
103news.com — живые новости в прямом эфире!
В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.
Музыкальные новости