(Әгерҗе, 21 гыйнвар, «Татар-информ», « Әгерҗе хәбәрләре »). 19 гыйнварда район мәдәният йорты янындагы мәйданда үзәк чыршы янында «Чыршы белән хушлашу» бәйрәме узды. Программа шактый мавыктыргыч иде. Балалар өчен уен мәйданчыклары, күңелле эстафеталар оештырылды. Бәйрәм кунаклары әйлән-бәйлән уйнады, җырлар җырлады, табышмакларга җаваплар тапты, конкурсларда катнашты, шигырьләр сөйләде. Әгерҗелеләр Яңа ел чибәре белән киләсе декабрьгә кадәр очрашырга «сүз куешып» хушлашты. Чара бай эчтәлекле, эмоциональ һәм кызыклы булды. Читать дальше...