Кадим Нуруллин Илһам Шакиров һәйкәле куелачак урынны фаразлады
(Казан, 15 февраль, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин Татарстанның халык артисты Илһам Шакировка һәйкәл филармония бакчасында булырга тиеш дип саный. «Илһам абыйның исемен мәңгеләштерү өчен бик аз вакыт аралыгында күп эшләр башкарылды, ул бик сирәк була. Безнең арадан киткәненә күп вакыт узмады, шул аралыкта концерт залына аның исеме бирелде, элмә тактасы куелды, бер проспектка аның исеме бирелде. Алга таба һәйкәл мәсьәләсе дә кузгатылачак. Читать дальше...