Татарстанда бер тәүлек эчендә коронавирусның 2643 очрагы ачыкланган
(Казан, 24 февраль, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирус белән авыручылар саны кими бара. Бер тәүлектә 2643 яңа очрак ачыкланган, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте. «Авыручыларның 267се хастаханәгә салынган. 18 яшькә кадәрге балалар — 398 кеше», — диделәр ведомствода. Авыручылар 45 муниципалитетта да ачыкланган. Иң күп чирләүчеләр Казанда теркәлгән — 688 кеше. Чаллыда — 356 кеше, Түбән Кама районында — 167, Әлмәт районында — 145, Чистайда — 115. Шулай итеп, пандемия... Читать дальше...