Мы в Telegram
Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Март
2022

Новости за 25.03.2022

«Ел тәрбиячесе-2022» республика конкурсы җиңүчесе билгеле булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә тантанада «Ел укытучысы-2022» республика һөнәри конкурсының җиңүчесен әйттеләр.  Җиңүгә Казанның Яңа Савин районы 397 нче балалар бакчасының бала үсеше үзәге логопеды Рената Хәбибуллина лаек булды. Ул Татарстанны Яролавльдә бөтенроссия бәйгесе финалында тәкъдим итәчәк. Икенче урынга Казанның Идел буе районы 33 нче балалар бакчасы тәрбиячесе Галина Белова лаек булды. Өченче урынны Әгерҗе шәһәренең 9 нчы балалар бакчасы тәрбиячесе Надежда Шлюгина яулады.

Татарстанда «Ел укытучысы-2022» бәйгесе җиңүчесен әйттеләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). «Ел укытучысы-2022» Бөтенроссия конкурсының Татарстандагы этабының җиңүчесе итеп Казан шәһәре Мәскәү районының 2 нче лицей-интернатының тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Илсур Зиһаншин танылды. Икенче урында — Бөгелмәнең Мостафа Онджель исемендәге лицей-интернатыннан тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Азат Сабиров.  Өченче урынга Әлмәт шәһәре Татарстан нефтенең 70 еллыгы исемендәге 25 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Марина Кашлакова лаек булды. Читать дальше...



«Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» бәйгесе җиңүчеләре игълан ителде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия конкурсының җиңүчеләре билгеле. Аларны Казанның «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Ел укытучысы-2022» бәйгесенең төбәк этабы нәтиҗәләрен ачыклау тантанасында игълан иттеләр. Җиңүгә Башкортстанның Уфа районы Михайловка урта мәктәбе Динара Харисова, Казанның 116 нчы лицееның татар теле укытучысы Зилә Габдинова иреште.  Икенче урында — Төмән өлкәсе Вагай районы Заречье урта мәктәбе укытучысы Венера Ибукова... Читать дальше...

Россия төбәкләрендәге татарлар гадәттән тыш хәлләрдән зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 март, «Татар-информ»). 18 март көнне, X Бөтенроссия татар эшмәкәрләре җыены вакытында, гадәттән тыш хәлләрдән зыян күрүчеләргә гуманитар ярдәм күрсәтү өчен акча җыю акциясенә старт бирелгән иде. Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта җыелган акчага кирәкле кием-салым һәм азык-төлек алынган. Бүген әлеге акциягә Төмән, Самара, Омск, Пенза өлкәләрендә, Магнитогорск шәһәрендә яшәүче татар эшмәкәрләре һәм татар оешмалары да кушылган. Шунысын да искәртик... Читать дальше...



Үзбәкстан апрель аеннан Россия белән тимер юл элемтәсен торгызырга ниятли

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 март, «Татар-информ»). Үзбәкстан Хөкүмәте апрель аеннан даими пассажир тимер юл рейсларын торгызырга җыена. Республика транспорт министры Илһом Махкамов РИА Новости агентлыгына шулай дип белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта Россиядән җавап көтәләр. «Хәзер Россиядәге коллегаларыбызның безгә хәер-фатиха бирүен көтәбез. Фаразлар бар, 1 апрельдән барысы да чынга ашар дип өметләнәбез», - диде ведомство башлыгы Ташкентта узган I халыкара инвестиция форумында. Махкамов билгеләп үткәнчә... Читать дальше...

Миңнеханов юу чаралары өчен чит ил компонентларын безнекенә алыштыруны карарга кушты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 март, «Татар-информ», Эльвира Зәйнуллина). Татарстандагы иң зур көнкүреш химиясе предприятиеләренең берсе республикада юу чаралары өчен компонентлар (хәзерге вакытта алар чит илдән кайтартыла) эшләп чыгарырга тәкъдим итте. «Нәфис Косметикс» компаниясе генераль директоры Динә Лаврикова «Татнефтехиминвест-холдинг»ның директорлар советы утырышында искәрткәнчә, ул, мисал өчен, ТАНЕКО нефть эшкәртү комплексында җиңелчә актив матдәләр җитештерүне җайга салырга мөмкин дип саный. «Хәзерге вакытта агымдагы производствоны төп чимал ... Читать дальше...

Петербургтан Хельсинкига хәрәкәт итә торган бердәнбер поезд 28 марттан йөрүдән туктый

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 март, «Татар-информ»). 28 марттан Санкт-Петербургтан Хельсинкига хәрәкәт итә торган бердәнбер поезд санкция шартларында максатка ярашлы булмавы аркасында йөрүдән туктый. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Helsingin Sanomat газетасына сылтама белән хәбәр итә. Билгеләп үтелгәнчә, бу – Россия һәм Европа берлеге арасындагы бердәнбер тимер юл транспорты, чөнки авиаэлемтә тулысынча туктатылды. Кичә Финляндиянең дәүләт милке белән идарә итү министры Тютти Туппурайнен VR дәүләт тимер юл компаниясенә... Читать дальше...

Эчке эшләр министрлыгы: 2022 елда Татарстанда киберҗинаятьләр саны кимегән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 март, «Татар-информ»). Татарстанда киберҗинаятьләр саны 2022 елның гыйнвар-февраль айларында кимеде. «Татар-информ»дагы матбугат конференциясендә Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының җинаятьчеләрне эзләү идарәсе башлыгы Рәмис Газимов сүзләренчә, соңгы биш елда Татарстанда дистанцион урлаулар саны арткан. Әгәр 2017 елда мондый очраклар 4 мең булса, 2021 елда — 14 мең. «2021 ел авыр булды, дип билгеләп үтәсе килә иде, без якынча шундый ук дәрәҗәгә чыктык, ягъни җинаятьләр саны кискен артмады. Читать дальше...

Төмән өлкәсендә Татар мәдәнияте көннәре була

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 март, «Татар-информ»). Төмән өлкәсендә Татар мәдәнияте көннәре була. Быел гала-концертлар 23 мартта Ялутор районының Аслана авылында узачак. 30 март көнне Тубыл шәһәренең Себер татарлары мәдәният үзәгендә, 6 апрельдә Төмән шәһәренең Татар мәдәнияте үзәгендә була. «Яңарыш» газетасы хәбәр иткәнчә, программага өлкә конкурсларында җиңүчеләр чыгышы, шулай ук тантаналы төстә бүләкләү кертелгән. Өлкә конкурсларында җиңүчеләр, шулай ук Төмән өлкәсендә «Төмән вакыты» телеканалында татар мәдәнияте... Читать дальше...

Радий Хәбиров Салават Фәтхетдиновны «Халыклар дуслыгы» ордены белән бүләкләде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 март, «Татар-информ»). Бүген Уфада «Арт-Корылтай» Икенче мәдәни форумында Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров «Салават» эстрада театры директоры, Россиянең атказанган артисты, Башкортстан һәм Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдиновка Халыклар дуслыгы орденын тапшырды. «Бүген мин бик шатлыклы, күңелле хисләр кичерәм. Пандемия сәбәпле, өч елга якын эшләмәдек, бигрәк тә безнең мәдәният өлкәсе өчен бик авыр еллар булды. Миңа калса, бу бүләк миңа аванс белән бирелгән — хәзер тагын да тырышачакмын! Читать дальше...

Россия дустанә булмаган илләргә акча хәрәкәтен чикләде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 март, «Татар-информ»). Россия дустанә булмаган илләргә акча хәрәкәтенә чикләүләр кертте. Бу чара чит илдә Россия резервларын «туңдырылу»га җавап булды. Үзәк Банкка сылтама белән РИА Новости хәбәр иткәнчә, элегрәк Россия чит ил инвесторларына кыйммәтле кәгазьләрне сатуны һәм акчаларны илнең финанс системасыннан чыгаруны тыйган иде. «Моннан тыш, Россиягә каршы санкцияләрне хуплаган илләр алдында Россия компанияләренең корпоратив һәм дәүләт бурычы буенча түләүләр хокук комиссиясе рөхсәте белән генә узачак. Читать дальше...


Музыкальные новости
Бато Багдаев

Госцирк Бурятии возглавил Тудуп Батуев: Театр и цирк, Культура, Россия





Rss.plus
Культура

Узбекские дети из землячества в Бурятии посетили театр кукол «Ульгэр»: Россия и Культура




Бабаев: если Акинфеев захочет, контракт будет продлён

Главстройнадзор проверил строительство ЖК в Домодедове

Примадонна оперной сцены Хибла Герзмава споет в ...

Жительница Подмосковья шантажировала полицейского и получила условный срок




Татарстанда дүрт кеше коронавирустан үлгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 март, «Татар-информ»). Татарстанда узган тәүлектә 4 кеше коронавирустан соң сәламәтлеге какшау сәбәпле үлгән. «1935 елда туган ир-ат һәм 1938, 1946, 1953 елларда туган өч хатын-кыз ковид корбаны булган», — дип хәбәр итә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте. Пандемия башланганнан бирле республикада 1 837 кеше Covid-19 инфекциясеннән үлгән.

Казанда танылган шәхесләрнең портретларын ясаган Гөлсем Хаҗиеваның күргәзмәсе ачылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 март, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәгендә Евразия рәссамнар берлеге әгъзасы Гөлсем Хаҗиеваның шәхси күргәзмәсе ачылды. Күргәзмәдә Татарстанның мәдәният өлкәсе шәхесләре һәм җәмәгать эшлеклеләре ясалган портретлар, табигать рәсемнәре урын алган. Гөлсем Хаҗиева Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстанның халык артистлары Шәүкәт Биктимеров, Равил Шәрәфиев, Гүзәл Уразова, Нәҗибә Ихсанова... Читать дальше...

Татарстанда тагын 283 кеше коронавирус йоктырган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 март, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус инфекциясенең 283 очрагы ачыкланган, 46 кеше хастаханәдә дәвалана. Авыручылар арасында 70 бала да бар. Республиканың 38 районында яңа очраклар расланды. Казан (86), Чаллы (29) һәм Яшел Үзән районы (18) антирейтинг лидерлары булып тора. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Пандемия вакытында Татарстанда 135 583 кешегә «Covid-19 инфекциясе» диагнозы куелган. Барлыгы 124 303 кеше (узган тәүлектә -1006) терелгән. Читать дальше...

Яркәева: Даруханәләрдә сатылырга тиешле дарулар булу-булмавы көн саен тикшерелә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Муниципалитетлар даруханәләрдә булырга тиешле препаратлар ассортименты булу-булмавын көн саен күзәтеп тора. Бу хакта ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә әйтте. «Даруларның булуын көн саен күзәтеп, мониторинглап баралар», — диде ул. Моңа кадәр даруханәләрдә препаратларның һәм хастаханәләр өчен кирәкле даруларның булуы ай саен контрольдә тотылган. Кеше сәламәтлеге өчен бик кирәкле препаратларга... Читать дальше...



Москва

Новые городские проекты в сотрудничестве с парком Юрия Лужкова готовит Фонд Юрия Лужкова


Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Москва

Собянин сообщил о планах создания отечественной платформы электромобиля



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Юлия Савичева

Пензенская певица ответила на жесткую критику Юлии Савичевой




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

Пензенские регбистки выиграли первенство России

Анонс выпуска городской газеты «Деловой Новочеркасск» №17 (185)

«Бавария» победила «Вольфсбург» в 500-м матче Нойера в Бундеслиге


ATP

Хачанов победил Шевченко во втором круге турнира ATP в Риме



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Москва

Главстройнадзор проверил строительство ЖК в Домодедове



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России