Ришат Төхвәтуллин Минтимер Шәймиевкә багышлап җыр башкарган
(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ», Алёна Низамова). Татар эстрадасы җырчысы Ришат Төхвәтуллин Казанда узган биш көнлек концертларында Минтимер Шәймиевкә багышланган җыр җырлаган. Җырның авторы — Зифа Нагаева. Бу чыгышның видеоязмасын җырчы бүген, Татарстанның Беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең туган көне уңаеннан, социаль челтәрләрендә чыгарды. Ришат Төхвәтуллин Минтимер Шәймиев кебек сәясәтчеләр яшьләр арасыннан да чыксын иде дигән фикерен әйтте. «Минтимер Шәрипович кебек милләт өчен, республика өчен җан атып яшәүче... Читать дальше...