Миңнеханов: QR-код кертергә мәҗбүр идек, бу коллектив иммунитетка ирешергә ярдәм итте
(Казан, 19 февраль, «Татар-информ») Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Хөкүмәте Йортында узган традицион шимбә киңәшмәсендә ковидка каршы кайбер чикләүләрне бетерү турында игълан итте һәм моның нәрсә белән бәйле булуын аңлатты. «Берничә атна дәвамында без республикада Covid-19 белән авыручылар санының ике тапкырга артуын күзәттек. Соңгы берничә көндә тотрыклылану тенденциясен күрәбез. Тотрыклы коллектив иммунитетны формалаштыру өчен вакцинацияне икенче компонент белән тәмамларга кирәк. Читать дальше...