Новокузнецк шәһәрендә туристларны татарларның милли көнкүреше белән таныштырганнар
(Казан, 28 февраль, «Татар-информ»). Новокузнецк шәһәрендә туристлар өчен «Безнең йорт» дип аталган татар милли көнкүреше бүлмәсенә экскурсия үткәргәннәр. «Ак калфак-Нур» коллективы әгъзалары Зөһрә Шакирова һәм Фәнзия Нуриева экскурсиядә катнашучыларга татар халкының гадәтләре һәм йолалары турында сөйләп, музей экспонатлары белән таныштырган. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы яза. Биредә шулай ук «Татар милли бизәге белән танышу» дип аталган осталык дәресе дә узган, анда милли кием өлешләренә бизәк төшерергә өйрәткәннәр. Туристларда ул зур кызыксыну уяткан. Чара татар милли ризыгы – чәкчәкле чәй табыны янында тәмамланган.