Татарстанда коронавирустан тагын алты кеше үлгән
(Казан, 11 февраль, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда 1936, 1945, 1949, 1953, 1983 елларда туган биш хатын-кыз һәм 1941 елда туган ир-ат ковид инфекциясе корбаны булган. «Пандемия башланганнан алып, республикада Covid-19 инфекция белән авырганнан соң сәламәтлеге какшау аркасында 1 646 үлем очрагы ачыкланган», диелә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәрендә. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, узган тәүлектә республикада ковид йоктыруның 2 238 яңа очрагы ачыкланган. Читать дальше...