Пермьдә гыйбадәт йорты ачылды
(Казан, 9 март, «Татар-информ»). Пермь шәһәренең Индустриаль районында гыйбадәт йорты эшли башлады. Россия мөселманнарының Диния нәзарәте сайты язуынча, узган елның октябрендә Пермь краеның баш имам-мөхтәсибе Илһам хәзрәт Бибарсов хәер-фатихасы белән Пермьдә мөселманнарның «Умма» җирле дини оешмасы оештырылды һәм теркәлде. Теркәлгәннән соң ук, яңа оешма әгъзалары актив рәвештә үз оешмасын үстерүнең киләсе этабына — гыйбадәт бүлмәсе булдыруга кереште. Мәхәллә кешеләре көче белән кыска вакыт эчендә ремонт ясалып... Читать дальше...