Игорь Левитин: Яңа «Москвич» һәркем сатып алырлык бәядә булачак
«Москвич» һәркем сатып алырлык бәядә булачак. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.
«Ул бәясе буенча һәркем сатып алырлык булачагын ышанып әйтәм. Ул люкс класска керә торган модель булмаячак», - диде Россия Президентының ярдәмчесе Игорь Левитин.
Кичә «Татар-информ» «Москвич» производствосы торгызылуы турында язган иде.