Франциядә Украинадагы вазгыять дөнья икътисадын үзгәртергә мөмкин дип фаразлыйлар
(Казан, 20 март, «Татар-информ»). Франциянең Le Monde басмасы белдергәнчә, Украинадагы вазгыять пандемиядән соң көчсезләнгән дөнья икътисадының аякка басуын акрынайтачак. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә. Басма шулай ук әлеге вазгыятьнең дөнья икътисадын бөтенләйгә үзгәртү ихтималы хакында да кисәтте. Газета билгеләп үткәнчә, Икътисади хезмәттәшлек һәм үсеш оешмасы дөньякүләм тулаем эчке продуктның 1 процентлы пунктка кимүен, ә инфляциянең 2,5 процентлы пунктка артуын фаразлый. «Әлеге кризис энергия ресурслары... Читать дальше...